Язмышым син, Кайбычым!
Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның районның туган көне уңаеннан кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгате:
— Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз! Кайбыч районы тормышындагы зур вакыйга — аның мөстәкыйльлек алуы уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итеп алыгыз. Районыбыз үзенең тарихы белән бай, аның язмышы Татарстан тормышы белән тыгыз үрелеп бара. 34 ел эчендә кайбычлыларның — тәҗрибәле җитәкчеләр кул астында эшләүче хезмәткәрләре һәм авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән, Кайбыч тотрыклы үсүче районга әйләнде. Федераль, республика программалары нигезендә төзелешләр, төзекләндерү эшләре алып бару, юллар салуның, үзара салымда катнашуыбызның матур нәтиҗәсе бу. Безнең социаль өлкәдә, спортта да зур уңышларыбыз бар. Сезгә чын күңелдән туган ягыбызның төп мирасын — тарихыбызны һәм традицияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклавыгызны һәм буыннардан-буыннарга тапшыруыгызны телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлыклы бәйрәмнәр, хезмәттә зур уңышлар насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев