Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлый:

– Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм. Бу үзен игелекле эшкә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүгә багышлаган күп кенә белгечләр өчен мөһим көн. Сезнең хезмәтегез – бик җаваплы, әһәмиятле, намуслы, белем генә түгел, йөрәк тә таләп итә торган хезмәт. Эчкерсезлек, кешелеклелек – социаль яклау хезмәткәрләренең җәмгыятьтә раслаган югары тормыш кыйммәтләре. Сезнең ярдәм ветераннарга, инвалидларга, өлкән кешеләргә, балаларга, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган барлык кешеләргә адреслана. Бу эш аерым шәхси һәм һөнәри сыйфатлар, киң күңеллелек, хезмәт сөючәнлек, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуны таләп итә.
Авырлыкларны җиңеп чыгуда ярдәмчеллек һәм түземлек, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм, һәр көннең шатлыгын, үз көчләренә ышаныч бүләк итә белүләре өчен рәхмәт белдерәм.
Фидакарь хезмәтегез, игелекле, кайгыртучан һәм олы йөрәкле булганыгыз өчен мең рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев