Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Илдар Шакиров: “Туганыңны, якыныңны югалту ачылары бигрәк авыр икән”

Моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез.

 Мәскәү шәһәрендә яшәгән энебез Илһам Шакировны аяусыз үлем арабыздан мәңгелеккә алып китте. Бертуганыбызны югалту ачысы йөрәкне телгәли. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, туганнарың, күршеләрең, якыннарың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Ихластан кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан булышкан район Советы, башкарма комитетына, мәгариф бүлегенә, мәктәпләр, балалар бакчалары, “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективларына, Кайбыч ягы музее, Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләренә, Борындык авылы халкына, безне хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә күрсәткән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кайгы җиле барыгызны да читләтеп үтсен. Аллахы Тәгалә сезгә кайгысыз-хәсрәтсез тормыш бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев