Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы: “1 сентябрь – Белем көне котлы булсын!

Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан шәхсән үз исемемнән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән кайнар котлыйм! Әлеге бәйрәм — уку елындагы иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык буыннарга да кадерле, чөнки яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача. Бу көн турындагы якты хатирәләр безне гомер буе җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, тормышның авыр минутларында ярдәм итә. Беренче сыйныф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңлый. Чыгарылыш класс укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана.  Хөрмәтле педагоглар! Сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм игелекле укучылар телим, ә укучылар һәм студентларның ата-аналарына  балаларының уңышларына ешрак шатланырга, аларның казанышлары белән горурланырга язсын!                                                                                            
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев