Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы: "Ак юл сезгә, чыгарылышлар!"
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, РФ мәгариф профсоюзларының Татарстандагы оешмасының Кайбычтагы бүлеге
– Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти- әниләр! “Соңгы кыңгырау” ул, урта мәктәпне тәмамлап, олы дөньяга юл алган егет-кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп торучы хушлашу авазы. Чыгарылышлар! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйм. Хәзер барыгыз да һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәне үз итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын! Югары уку йортларына керергә теләүчеләрне алда имтиханнар көтә. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!
Хөрмәтле укытучылар! Сез сыйфатлы белем бирү, максатчан шәхес тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, хөрмәтләрен тоеп яшәргә насыйп булсын. Балаларына, укытучыларга һәрьяклап ярдәм иткән әти- әниләргә дә җылы сүзләремне җиткерәсем килә.
Мәктәптә кыңгырау соңгы мәртәбә чыңласа да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Ак юл сезгә, чыгарылышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев