Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Инструкторлар Кайбычлыларга контракт буенча хезмәт турында сөйли

Соңгы елларда ир-егетләр арасында хәрби контракт буенча хезмәт итү аеруча популярлаша бара.

Украинада махсус операция башлангач, ул тагын да активлашты. Россия Оборона министрлыгының үзәк хәрби округында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторлары — өлкән сержант Шамил Алтынбаев һәм рядовой Булат Сафиуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

Контракт буенча хезмәт нәрсә ул?

Шамил Алтынбаев:

Контракт буенча хезмәт — РФ Оборона министрлыгы белән гражданин арасында төзелгән килешү. Ул хәрби хезмәткә сайлап алу пункты тарафыннан теркәлә. Россия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек өчен хезмәт хакы, социаль пакет, төрле ташламалар, акчалата компенсацияләр һәм бүләкләүләр карала. Контракт теркәлгәннән соң, гражданин хәрби хезмәткәр була, аның хокуклары илебез Конституциясе һәм федераль законнар ярдәмендә саклана.
 

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә нинди таләпләр куела?

Шамил Алтынбаев:

Контракт буенча хезмәткә алынучы кандидатларга закон нигезендә төрле таләпләр куела. Әлеге шартларга туры килгән гражданин РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге ир-атлар алына. Сәламәтлекнең ныклы булуы — иң төп таләпләрнең берсе. Хәрби-табиб комиссиясе нәтиҗәләре буенча кандидат А (хәрби хезмәткә тулысынча яраклы) яки Б (күп булмаган чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклы) төркемнәренең берсенә эләгергә тиеш. Моннан тыш, Россия оборона министры боерыгы нигезендә, хәрби билетында сәламәтлеге буенча В категориясендә булган кайбер россиялеләр дә контрактка кул куя ала. Әмма монда да чикләүләр бар: ведомство мобилизация чорында контрактка керүгә комачаулаучы авырулар белән 26 пунктны санап чыкты. Алар арасында I типтагы шикәр диабеты, эпилепсия, инсульт, яман шешләр, бронхиаль астма, башка авырулар бар. Гражданинның элек хәрби хезмәттә булу, булмавы мөһим түгел, хәрби частькә килгәч, аны барысына да өйрәтәчәкләр.

Нинди очракларда контракт буенча хезмәткә алудан баш тартырга мөмкиннәр?

Булат Сафиуллин:

Кайбер гражданнарны хәрби хезмәткә кабул итүдән баш тартырга мөмкиннәр. Беренче чиратта, алда хәбәр ителгәнчә, сәламәтлеге буенча туры килмәсә. РФ Кораллы көчләрендә, башка хәрби формированиеләрдә кандидатның әзерлек профиленә һәм хәрби-хисап белгечлегенә туры килгән вакантлы урыннар булмаса да, килешү төземәскә мөмкиннәр. Аттестация комиссиясенең хәрби часть командиры тарафыннан конкурс нәтиҗәләре буенча башка кандидат белән контракт төзү турында расланган карары; Федераль законда күрсәтелгән таләпләр буенча кандидатның туры килмәве турында хәрби комиссариат, сайлап алу пункты һәм башка ведомстволарның уртак комиссиясе карары моңа нигез булып тора. Шулай ук, гаепләү карары чыгарылган яки җинаять эше буенча тикшерүләр алып барылган гражданнар белән контракт төзелә алмый.

Контракт буенча хезмәт итүче хезмәт урынын үзе сайлый аламы?
Шамил Алтынбаев:

Хәрби хезмәткә чакыру вакытында гражданин кайсы гаскәрләрдә хезмәт иткән, әйтик, танкчы, тупчы, элемтәче, шофер, техниканы яхшы белсә, ремонт бригадасына, төз атса, снайперга җибәрелә, башка хәрби һөнәр үзләштергән булса, контракт буенча да шул юнәлешне сайлый ала. Ул контракт буенча хезмәт иткән яисә кайнар нокталарда катнашкан булса, тагын да яхшырак. Димәк, аның хәрби әзерлеге бар. 

Контракт буенча хезмәт итүчеләргә нинди акчалата түләүләр каралган?

Булат Сафиуллин:

Контракт буенча хәрби хезмәтне кайвакыт эш дип атыйлар. Чөнки ул хезмәт хакы, түләүле ял һәм стандарт хезмәт эшчәнлегенең башка атрибутлары булуын күздә тота. Армиядә акчалата тәэмин итү хәрби дәрәҗәгә, вазифага, ничә ел хезмәт итүгә һәм башка факторларга бәйле. Моннан тыш, түләүләр күләменә хезмәт урыны да тәэсир итә. Махсус операция зонасында хезмәт хакы тылдагыга караганда күпкә югарырак. Контракт буенча хәрби хезмәткә киткәндә, дәүләт тарафыннан бер тапкыр 400 мең сум акча бирелә, айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Бу аның вазифасына да бәйле. Әйтик отделение командирының айлык хезмәт хакы — 232, взвод командиры урынбасарының — 242 мең сум. Сезнең район аша башка төбәк гражданы контракт буенча хезмәткә китә икән, аңа бер тапкыр түләнүче акча күләме — 500 мең сум була. Хәрби бәрелешләрдә катнашкан өчен айлык хезмәт хакы 210 меңнән башлана. Хәрби хезмәткәр дошман техникасын юк итсә, кулга алса өстәмә түләүләр каралган.

Контракт буенча хезмәт итүчеләр нинди социаль гарантияләргә өмет итә ала?

Шамил Алтынбаев:

Хәрби хезмәткәрләр өчен хәрби вазифаларны, бирелгән исемнәрне, хәрби хезмәтнең гомуми дәвамлылыгын исәпкә алып, хокукый, социаль яклауның бердәм системасы, шулай ук матди һәм башка төр тәэмин итү билгеләнгән. Контрактчыга түбәндәге ташламалар һәм гарантияләр карала. Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша торак сатып алу мөмкинлеге; хезмәт торагы бирү яки аренда өчен компенсация түләү; тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү; алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле ял; региональ ярдәм чаралары. Болардан тыш, хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә, балаларына да төрле ташламалар каралган. Чит ил кешеләре дә Россия Кораллы Көчләре составында контракт буенча хезмәт итә алалар. Ярты ел хезмәт иткәннән соң, алар, командирларына мөрәҗәгать итеп, үзе дә, гаиләсе дә Россия гражданлыгы алуга ирешә ала.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! 

Иң мөһиме — Украинада барган хәрби операция, тиз арада илебезнең җиңүе белән төгәлләнсен, якташларыбыз үз гаиләләре янына кайтсын иде.

Булат Сафиуллин:

Без дә шул теләкләрдә калабыз. Арабыздан ватанпәрвәрләр табылып, Ватаныбыз сагына басар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев