Җиңү көне котлы булсын!
Кадерле райондашлар!
Бөек Җиңү көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Кадерле райондашлар! Сезне Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Халкыбыз авыр сынаулар аша, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 1418 көнлек озын юл үтеп килгән, фашистлар Германиясен җиңүебезне белдереп күкләргә салютлар атылган тарихи көн — 1945 елның 9 маеннан соң 80 ел узды. Бу вакыт эчендә берничә буын алышуына да карамастан, әлеге тантаналы бәйрәмнең тәэсир көче арта гына бара. Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә диярлек кагылып узды, шул фаҗигале дәвер вакыйгалары әле дә һәрберебезнең хәтерендә. Районыбыздан гына да уң мең кеше фронтка китте, шуларның яртысыннан артыгы яу кырында башын салды.
Халкыбызның корычтай ихтыяр көче һәм бердәмлеге, фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә Ватаныбызның азатлыгын саклап калу, кешелекне фашистлар коллыгыннан коткару мөмкин булды. Ветераннарыбыз — туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, вөҗданлылык һәм изге максатларга тугрылык кебек гаять кыйммәтле рухи хәзинәләрнең җанлы гәүдәләнеше, безнең өчен күркәм үрнәк.
Бу бәйрәм көннәрендә яу кырында ятып калган, ачлыктан, газаплардан, концлагерьларда күргән җәфалардан һәлак булган сугыш корбаннарын искә алабыз, коточкыч сугышта катнашкан һәм аның шаһиты булган, бүгенге көннәрдә арабызда яшәүче ветераннарга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезгә бик рәхмәтле, сезнең белән чиксез горурланабыз. Якыннарыгызның, газизләрегезнең яратуын, игътибарын һәм ихтирамын, кайгыртуын тоеп, озак һәм бәхетле яшәгез!
Ихлас күңелдән сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Җиңү көне мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев