«Йолдызлык»та – беренче урын
Казанга супер-финалга узган Даниэль Зиннуровның исеме Кайбыч тамашачыларына бөтенләй таныш түгел. Беренче урынны алмаса, бездә ул кызыксыну уятмаган да булыр идек, бәлки. Аның белән якыннанрак таныштыру өчен җитәкчесе, Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова белән элемтәгә кердек.
– Зиннуровлар гаиләсе узган елның ноябрендә Борындыкка Югары Ослан районының бер авылыннан күченеп кайтты. Даниэль Федоровское мәктәбенең икенче классында яхшы билгеләргә генә укый. Әнисе Елена әйтүенчә, кечкенәдән җыр-моңга осталыгы күренә башлый. Балалар бакчасына йөргәндә, 2020 елда, Даниэльне беренче тапкыр Буага “Йолдызлык” фестиваленә алып баралар. Әмма ул анда төшеп кала. Күңелен төшерми, җырлавын дәвам итә. Һәрбер чарага җырларга чакыра башлыйлар аны.
Даниэль белән ничек таныштыммы? Әниләр бәйрәменә репетиция ясаганда, мәдәният йортына бер хатын килеп керде. Үзен Елена дип таныштырып, күченеп кайтулары, ире Айрат белән ике бала үстерүләре турында әйтте. Безнең җырлаганны ишетеп, беләсезме, минем улым да җырлый, әмма аның белән шөгыльләнүче генә юк, диде. Русча гына түгел, татарча да җырлый икән. Мин аларга репетициягә килергә куштым. Икенче көнне бөтен гаиләләре белән килделәр. Даниэльнең “Әннәги- геннәги” җырын башкаруы мине таң калдырды. Татарча бер сүз белмәгән бала, ничек шулай чип -чиста татарча җырлый дип шаккаттым. Шул көннән башлап, аны концертларга чакыра башладым. Авыл халкы җырлавын яратып кабул итте. Елена гыйнварда телефоныма шалтыратты һәм "Йолдызлык"та катнашасы килүләрен әйтте. Даниэльнең яшенә туры килерлек җырлар сайладык. Мин аларга "Аист на крыше" җырын тәкъдим иттем. Казандагы киявебез белеме буенча вокал укытучысы булганга күрә, аннан да ярдәм сорадым. "Син безне өйрәт әле бераз, күрсәт", – дидем. Авылдагы мәдәният йортында капиталь ремонт барганга күрә, әти -әнисе аны һәркөнне өйгә алып килә башлады. Алар үзләре дә бик талантлы кешеләр. Балалары өчен җан атып торалар.
Даниэль, 2023 елда кабат сәхнәгә менеп, "Йолдызлык"та беренче урынны яулады. "Ай җаный, вай җаный"ны да җырламакчы иде. Әмма ул "Крылатые качели"ны сайлады. Җырның эченә кереп, күңеле аша үткәргәне сизелде балада. Ул һәр җырны тоеп, аңлап башкара. Җюридагылар да, бик талантлы бала, образга керә белә, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев