Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җирле үзидарә көне уңаеннан районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау мөрәҗәгате

21 апрельдә - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм...

21 апрельдә - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимият дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Үзара салым буенча кабул ителгән программаның безнең районда уңышлы эшләве мактауга лаек. Бүген кайсы гына авыл җирлегенә барып чыксаң да, андагы матур үзгәрешләргә тап буласың. Дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнары муниципалитетлар тормышының икътисади, социаль, мәдәни өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Югары һөнәри осталыгыгыз, үз вазифаларыгызга җавап­лы каравыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Үзегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җирле үзидарә көне уңаеннан районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау мөрәҗәгате