Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иртәгә Кайбыч урамнарына каштан агачлары утыртачаклар

Кайбычны яшелләндерү дәвам итә. Иртәгә Кайбычта кабат агач утыртырга җыеналар. Төп шарт - битлектән һәм перчаткадан килү.

Дистанция саклау һәм аз төркемдә генә эшләү зарур.Каштан агачлары үсентеләре белән Олы Кайбыч авылында яшәүче табигать җанлы Зөфәр абый Галиәскәров бушлай тәэмин итә. Озак еллар дәвамында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында эшләп лаеклы ялга чыккан Зөфәр абый үз өендә күп итеп каштан үсентеләре үстергән икән. Агачларның яшәеш чыганагы икәнлеген белеп яшәүче Зөфәр абыйга мең рәхмәт! Җәмәгать урыннарын гына түгел, Кайбчта үз хуҗалыкларында да шушы агачны утыртырга теләүчеләр башкарма комитетка 2-11-05, 2-15-05 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев