Иске Чәчкаб авылы сайлаучылары “Гаилә белән сайлыйбыз марафоны”на теләп кушылды
Россия Президентын сайлауның өченче көне бара.
Иске Чәчкаб халкы да аларда активлык күрсәтә.
Илебездә 2024 ел,, Гаилә елы" дип игълан ителде. Сайлауга да гаиләләре белән килүчеләр күп. Авылдагы мәдәният йортында урнашкан 1608нче сайлау участогына беренчеләрдән булып Эльмира һәм Илнур Сафиннар, Гүзәл һәм Җәүдәт Хуҗиннар гаиләләре килде. Мөршидә һәм Мәгъруф Низаметдиновлар да гаиләләре белән сайлауда иде. Аларга уллары Азат, кызлары, сайлау участогы әгзасы, Динә дә кушылып тавыш бирделәр. Ун яшьлек оныклары Камил дә алар белән бергә килде. Ул сайлауны кызыксынып күзәтте. Авылдашыыз сиксән яшьлек хезмәт ветераны Фәүзия Сафина да бик теләп үз тавышын бирде.
Гөлнара Хәйретдинова, Иске Чәчкаб авылының ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев