Иске Чәчкаб авылында бруцеллез чире табылды, чаралар күрелә
Районның баш ветеринария врачы Радик Сабирҗанов хәбәр иткәнчә, узган атнаның ялларында Иске Чәчкаб авылында бруцеллез чыганагы табылган: шәхси хуҗалыкларда – биш сыер, фермер хуҗалыгында бер бозау зыян күргән. Ветеринар врачы Радик Сабирҗанов әйтүенчә, аларны юк иткәннәр.
Авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы башка терлекләрне һәм фермерның калган 51 бозавын чалырга туры килгән.
Авылда карантин игълан ителгән. Утыз көн дәвамында калган терлекләрне дә тикшереп торачакбыз, бруцеллез табылса, аларын да юк итәргә туры килә, диде Радик Сабирҗанов. Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авылларындагы терлекләрдән кан алганнар, иртәгә Олы Кайбычта кан ала башлыйлар. Бу башка шәхси хуҗалыклардагы терлекләрдә дә бруцеллез бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен кирәк.
Иске Чәчкаб авылында бруцеллез чире табылды, чаралар күрелә
Районның баш ветеринария врачы Радик Сабирҗанов хәбәр иткәнчә, узган атнаның ялларында Иске Чәчкаб авылында бруцеллез чыганагы табылган: шәхси хуҗалыкларда — биш сыер, фермер хуҗалыгында бер бозау зыян күргән. Ветеринар врачы Радик Сабирҗанов әйтүенчә, аларны юк иткәннәр.
Авылда карантин игълан ителгән. Утыз көн дәвамында калган терлекләрне дә тикшереп торачакбыз, бруцеллез табылса, аларын да юк итәргә туры килә, диде Радик Сабирҗанов. Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авылларындагы терлекләрдән кан алганнар, иртәгә Олы Кайбычта кан ала башлыйлар. Бу башка шәхси хуҗалыклардагы терлекләрдә дә бруцеллез бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев