Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллинга 103 яшь тулды

Зиннәтулла бабайга күз генә тимәсен: йөзеннән нур бөркелә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, мең дә берне белә, үзе бик тә зирәк, шаян да, шул вакытта җитди дә.

103 яшьлек туган көне белән котларга килүчеләрне — район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтовны да шатланып каршы алды ул. «Хәлләрең ничек, Зиннәтулла абый?» дигән сорауларнына егетләрчә көр тавыш белән «Лучше всех!» дип җавап бирде.

Ветеранга районнан билгеләнгән куратор — финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова һәм үз әтиседәй карап-тәрбияләп, мунчасын кертеп торучы күршесе Фәридә Абзалова да аның янында иде. «Үткәннәрне яхшы хәтерлим, хәзергеләр бик истә калмый шул», — дисә дә, Зиннәтулла бабай кунакларның барысын да тиз танып алды. Күзләре дә яхшы күрә, дүрт-биш төрле газета алдыра, аларны әле дә күзлексез укый. Ил-көн яңалыклары, район хәбәрләре белән гел кызыксынып тора. Үзен котларга килгән җитәкчеләрдән урак барышы белән кызыксынырга да өлгерде. Альберт Рәхмәтуллин ветеранның хәлен сорашты, нинди ярдәм кирәк булса да, һәрвакыт булышырга әзер торуын әйтте. Туган көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Зиннәтулла бабай, шушы авылда туып-үсеп, 1942 елда фронтка китә, Курск, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаша ул. «Казан каймасы» төзелешенә дә үз өлешен кертә. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгы өчен күпсанлы медаль, орденнар белән бүләкләнә. Зиннәтулла Заһидуллин 21 яшьлек чагында ук авыл Советы рәисе булуы, озак еллар буена финанс бүлегендә эшләве турында да рәхәтләнеп сөйли ала. Иске Чәчкаб авылы мәчете имамы да булып, авыл халкын иманлы итүдә армый-талмый эшләгән аксакал ул.

Яралары вакыт-вакыт сыкрап борчыса да, авыруларга бирешмичә, сәламәтлеген кайгыртып яши. Кан басымын гел үлчәп тора. Туклануга да зур игътибар бирә — майлы, тозлы, баллы ризыкларны ашамый. Озак яшәвен гел хәрәкәттә булуда, яшьлегендә җәяү күп йөрүдә күрә ул.
Үзен сөендереп, хәлен белешеп торучыларга тирән рәхмәтен белдереп, озатып калды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев