Иске Чәчкаб авылында кадер-хөрмәттә яшәүче Әминә Габидуллинага бүген 95 яшь тулды
Юбилярны котларга башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов килде.
Унөч яшеннән 50 градуслы салкыннарда туган авылы янында окоп казуда эшли башлаган тыл хезмәтчәне илебез Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген сөенеп кабул итте. Шул арада үсмер чакларын искә алып, хатирәләргә бирелде. Зиһене яхшы әбинең, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә тырышты.
Бу якты дөньялардан иртәрәк киткән тормыш иптәше Сәлимҗан белән биш ул тәрбияләп үстереп, “Герой-Ана” исеменә лаек булган олы йөрәкле ана ул! Беренче булып туган улы Фәһимҗаны гүр иясе булган. Брсеннән-берсе асыл уллар үстергән Габидуллиннар, барысы да югары белемле. Әниләрен котларга да хатыннары белән бергә җыелып кайтканнар.
Әминә апа бүгенге көндә улы Илшат, килене Люция белән бөтен шартлары булган өйдә бәхетле гомер кичерә. Бу хакта газетаның алдагы саннарының берсендә тулырак танышырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев