Иске Чәчкаб мәктәбендә Казан каймасына багышланган чара үтте
Иске Чәчкаб мәктәбендә әлеге мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге, Кошман мәктәбенең Мансур Миңнуллин исемендәге яшь армиячеләр отрядлары катнашында “Казан каймасы” төзелешенә багышланган чара үтте.
Әлеге чарада яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.
Бу чараның биредә оештырылуы очраклы гына түгел, чөнки «Казан каймасы» төзелешенең штабы нәкъ менә Иске Чәчкаб мәктәбендә урнашкан була. Әлеге төзелеш 1941 елның көзендә башланган.
Иске Чәчкаб мәктәбенең яшь армиячеләре "Казан каймасы"на багышланган әдәби- музыкаль кичә әзерләгән. Алар патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Мәктәп директоры Айрат Кәлимуллин дасугыш вакытында окоплар төзелеше турында чыгыш ясады.
Роза Насыйбуллина чараны үткәрүдә зур тырышлык куйган Иске Чәчкаб мәктәбенең яшь армиячеләр отрядына хәрәкәт штабының Рәхмәт хатын тапшырды.
Чара отрядларның яшь армиячеләр гимнын башкаруы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев