Иске Чәчкаб мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге отряд яшь армиячеләре хәтер тантанасында катнашты
Бөек Җиңү көнендә данлыклы якташыбыз — Чечен һәм Югославия сугышлары ветераны, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Фидаил Зөфәр улы Сәмигуллин туып-үскән йортка хәтер тактасы куелды.
Мәктәбебезнең Муса Җәлил исемендәге отряд яшь армиячеләре әлеге тантаналы чарада кадерле кунак буларак катнаштылар. Югары хәрби хезмәт һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәткән каһарманның исемен мәңгеләштерү — яшь буын өчен зур җаваплылык һәм хөрмәт билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев