Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабның ак әбисе котлаулар кабул итте

Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче Әлфия Әбрар кызы Газыймҗанова бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,туганнары, балалары, онык-оныкчыклары килгән иде.

Альберт Илгизәрович юбилярга җылы теләкләре язылган открыткасын, бүләген, чәчәк бәйләмнәре тапшырды, имин картлык, ныклы сәламәтлек теләде. Аның котлауларына Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхмәтов та кушылды.
Бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән Әлфия әби тормыш юлы белән таныштырды. Өенә килеп котлаулары өчен җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев