Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта яшәүче Мөнәвәрә Әхмәтова биш балага гомер бүләк иткән

Нурлы, якты, нур чәчеп торучы.

Шундый мәгънә аңлатучы исеме Мөнәвәрә апага бик тә туры килеп тора. Әйтерсең лә, әти-әнисе аның әлеге матур сыйфатларга ия буласын алдан белгән. Ачык йөз белән, елмаеп каршы алган Мөнәвәрә Әхмәтованы күргәч, күңелдән әнә шундый уй үтте. Берсеннән-берсе акыллы биш ул үстергән ана ул. Иске Чәчкаб авылында зәвык белән эшләнгән заманча, яңа матур йортларында яшәүче Әхмәтовларга нәкъ менә шул турыда язу өчен бардык.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтовны безнең районда белмәгән кеше, булса да, аздыр. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов та күпләргә таныш. Үзәк больницада ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләүче Ирек Әхмәтов никадәр авырудан рәхмәт сүзләре ишетә икән? Бу өч бертуган — Фәрит абый белән Мөнәвәрә апаның уллары. Алар район үзәгендә эшли, барыбызның күз алдында, тыйнак та, тәртипле дә, ярдәмчел дә үзләре. Баксаң, Әхмәтовларның районнан читтә яшәүче Илнар һәм Ленар исемле уллары да нәкъ шундый икән. Бишесе дә бертөсле. Аттан ала да туа, кола да туа дигән мәкаль бу гаиләгә бер дә туры килми. Фәрит абый белән Мөнәвәрә апа балаларының барысын да үрнәк итеп тәрбияләгән. Әти һәм әни өчен моннан да зуррак бәхет бар микән?

Олыгайган көннәрдә бу бәхеткә парлап сөенү генә насыйп булмады шул. Тормыш иптәшем Фәрит ун ел элек, кинәт кенә авырып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Сәламәтлегенә зарланганы булмады. Фермага эшкә чыгып киткән җиреннән өйгә исән килеш кайтмады. Оныгымның — Илнурның кызы Ильвинаның ике яшьлек туган көне иде ул. Бәйрәм итәргә җыенганда, гаиләбезгә авыр кайгы килде. Балалар һәм оныкларым ялгызлыкны тоярга бирми. Шулай да, икәү булгач, барыбер рәхәт. Фәрит белән матур яшәдек, — дип башлады сүзен Мөнәвәрә апа. — Мин үзем Апас районының Кормаш авылыннан. Гаиләдә биш бала үстек. Мәктәпне тәмамлагач, бертуган абыем Казанга укырга кертергә теләде. Әти-әни дә риза иде. Авылдан китәсем килмичә, 1971 елда фермага сыер саварга бардым.

Фәрит абый Мөнәвәрә апаны Кормашка кунакка баргач очрата. Бер күрүдә күңеленә керә ул аның. Танышу кич клубка чыккач була, егет кызны озата кайта. 1972 елның 4 гыйнварында гаилә коралар.
Мөнәвәрә апа ишле гаиләгә килен булып төшә. Фәрите тракторчы булса, үзе Иске Чәчкабтагы фермада савымчы һөнәрен лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә. Соңрак Фәрит абый да фермада эшли. 1973 елда олы уллары Илнар туа. Шул елны Әхмәтовлар яңа йорт җиткезә. Тагын ике елдан Ленарны алып кайталар. Аннары Илфатлары туа. Биш елдан Илнурлары дөньяга аваз сала. Ирекләре — бишенчесе, нигез сакчысы.


 Мактанып әйтүем түгел, чын дөресе шул — улларымның бишесе дә акыллы һәм тәртипле булып үсте. Шушы көнгә кадәр үзләреннән бер авыр сүз дә ишеткәнем юк. Алар турында да гел уңай яктан гына сөйлиләр, — дип, Мөнәвәрә Әхмәтова сөйләвен дәвам итте. — Балаларны тәртипле һәм ярдәмчел булыгыз, сезнең өчен тырышабыз, йөзгә кызыллык китермәгез, дип үстердек. Һай, кызым юк, дип уфтанырлык булмады. Бөтен эшемне эшләп куялар иде. Алар үскәндә гектар-гектар чөгендере дә бар иде бит әле аның. Зуррак малайлар кечерәкләрен карашты, каенанам белән каенатам аларны үстерергә бик булышты.

Олыгайган көнендә кызлар сөя

Бүгенге көндә Мөнәвәрә апа үзе дә кайгыртучан дәү әни. Ун оныгы өчен өзелеп тора. Яндагыларын гына түгел, Олы Кайбычта яшәүче оныкларын да үстерешкән. Улларының бишесе дә тормышта үз урынын тапкан. Барысы да армиядә хәрби бурычын үтәп кайткан. Балаларым, дип өзелеп торучы Мөнәвәрә апа түзмәгән, заманында алар янына хәрби частькә дә барган. Әниләрнең йөрәге шундый тынгысыз, ару-талу белми торган шул ул. Бүгенге тормышларына шөкер итеп, сөенеп, ул-киленнәренә, оныкларына исәнлек-саулык, тигез гомер теләп яши ул. Бишесе дә гаиләле, балалар үстерәләр.
Илнар — Казанда, отставкадагы майор. Югары белем алып, 25 ел гомерен эчке эшләр органнары системасына багышлаган. Хәзер шәхси сак оешмасында генераль директор. Ленар да Казанда яши. Ветеринария институтын тәмамлаган. Хәзерге вакытта юл төзелешендә эшли. Олы Кайбычта яшәүче Илфат та югары белемле. Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлегендә эшли башлавына да 17 ел вакыт үтеп киткән. 2021 елдан ул бүлек начальнигы. Илнур Яшел Үзәндә укып, шунда яшәп, гаиләсе белән район үзәгенә күченеп кайтты. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларына алынуына әле озак вакыт та үтмәде, халык аны үз итеп тә өлгерде.
Ирек — нигез сакчысы, дидек. Мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укыган егет Буа медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлаган. Тормыш иптәше Алия белән ике кыз үстерәләр. Мөнәвәрә апа өйнең алтын йозагы гына түгел, бөтен күңелен биреп оныкларын тәрбияләргә булышучы да. Әнә, Әмирәсе аның алдыннан төшми дә, дәү әнисе сеңлесе Зәмирәне сөйгәндә көнләшеп тә куя хәтта. Өч яшендә генә булса да, һөнәрне сайлап куйган инде, «Әти кебек врач булам!» — ди. Ирек аңа гел «доктор» уенчыклары алып кайта икән. Әмирә шулар белән яратып уйный. Өйдәгеләрнең «сәламәтлеген тикшерә», кирәк булса, «дару эчертә», «дәвалый». Олыгайган көнендә кызлар сөя Мөнәвәрә апа. Ун оныкның яраткан дәү әнисе алар белән гүя икенче яшьлеген кичерә. Ул быел җәй җитмеш яшен тутырган. Юбилее уңаеннан балалары телевизор бүләк иткән. Иркен, матур бүлмәсендә аерым телевизор эшләп торуы турында Мөнәвәрә апа шатланып сөйләде. Хәер, хикмәт бүләктә генә дә түгел. Әни өчен барысыннан да кадерлесе — балаларының игътибары, хөрмәте һәм җылы сүзе.


Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Әти белән әни безнең өчен һәрьяклап үрнәк. Алар кечкенәдән тырыш булырга, иренмәскә, эш сөяргә, тәртипкә өйрәтте. Без укысын, кеше булсын, тормышта үз урынын тапсын өчен күп көч куйды. Әти-әнигә булган рәхмәтебез чиксез. Әниебез әле дә булса тик торуны белми. Күпме үгетләсәк тә, сыерны да, бүтән терлекне дә бетертми. «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дип, алар янына чыгып эшләүдән тәм таба. Кадерле кешебезгә киләчәктә дә исән-сау булуын телибез, — ди Мөнәвәрә апаның уллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев