Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында башкарылган изге гамәлләр

Су! Яратылышның ачылмаган сере! Искиткеч бербөтен күзәнәкләр җыелмасы. Кешенең бәдәнен тулыландыручы, сусаганда көч, сихәт бирүче. Судан кеше барлыкка килә, су белән яши. Су тынычландыра, яшәртә, көч, дәрт бирә. Су - гаҗәеп нәрсә... Кеше сусыз яши алмаган кебек, авылның да яме чишмәләрендә дип уйлыйм мин.

Игелекле кеше - башка кешеләргә изгелек кылучы зат ул. Тик тирә-юньдәгеләр өчен яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми. Бүгенге көндә Иске Чәчкаб авылында управляющий булып эшләүче Радик Миңнуллинны шундый изге йөрәкле кеше дип атарга булыр иде. Агрофирманың бик күп тынгысыз эшләреннән тыш, авылның матурлыгын кайгыртырга да вакыт таба ул.

Авылыбызда тагы бер матур эшләр башкаручы кеше бар. Ул - Кайбыч районы полициясе начальнигы Рушан Хуҗин. Алар бергәләп авылны төзекләндерү өчен, үткәнне һәм киләчәкне кайгыртып авылдагы төрле эшләргә тотыналар. Менә былтыр көз аенда олы чишмәнең тирә-юне чистартылды, төзекләндерелде, ауган-сынган агачлар киселде һәм яңа агачлар утыртылды. Уртанчы чишмә яны да җыештырылды, аңа яңа бура да ясап куйдылар. Ә быел җәй айларында, уртанчы чишмәдән ерак түгел саркып чыккан тагын бер чишмә яны төзекләндерелде, ул чишмә дә буралы булды. Хәзер матур итеп бизәп тезелгән ташлар өстенә куелган улактан челтерәп чишмә ага. Бу күренешне күргән һәрбер кеше күңеленә ял алып, сокланып узып китә.

Әйе, Иске Чәчкаб авылында чишмәләр танымаслык булып үзгәрде. Чыннан да, моңа чаклы чишмә яннарында куркыныч кыяфәткә кереп сынып төшкән агачлар аунап ята иде. Мондый ямьсезлек бик күп еллар беркемне дә борчымады. Югыйсә, чишмәгә яңадан сулыш өрү, чистарту изге эшләрдән санала.

Авылга Бөек Ватан сугышы каһарманарының якты истәлегенә багышланган яңа һәйкәл төзүдә дә Рушан Хуҗин белән Радик Миңнуллин зур көч куйды.

Тау астында өч чишмә челтерәп акса, тау өстендә яңа һәйкәл ямь биреп утыра хәзер авылга. Мәктәп янында кыш көне балаларга файдалы итеп вакыт уздыру өчен шугалак ясап куйдылар. Кешеләр өчен кылынган бу гамәлләрнең барысын да, изгелеккә мисал итеп китереп булыр иде. Рәхмәт сезгә!

Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде. Әйләнә-тирәбезгә битараф булып калмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб авылында башкарылган изге гамәлләр