Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау участогына килде

"Татарстан халкы өчен мөһим булган бу көндә ничек өйдә утырырга мөмкин инде. Мин ТАССРның яшьтәше дә бит әле: киләсе елга икебезгә дә 100 яшь тула",- ди Зиннәтулла Заһидуллин.

Авыл аксакалын өйдә сайлату мөмкинлеге булса да, ул үзе сайлау участогына барырга, сайлау барышын, авылдашларын да күреп кайтырга теләк белдергән. Шуңа да аны сайлауга машина белән килеп алганнар.
- Безнең авылда халык гел бәйрәмгә килгән кебек килә. Әнә бүген дә халыкны кайнар коймак белән сыйлыйлар, җырлыйлар да. Минем тормышымда сайлаулар бик күп булды һәм аларның барысында да актив катнашып килдем, - диде Зиннәтулла бабай. -Республикада, районда зур эшләр башкарылуына да шатланам. Хәзерге тормышыбыз оҗмахка тиң ул. Моннан йөз ел элек үлгән бабайны бу тормышка кире кайтару мөмкинлеге булса, ул, шул йөз ел эчендәге үзгәрешләрне күреп, мин җирдәге җәннәткә эләктем бугай, дип исләре китәр иде. Чыннан да, яшәү шундый рәхәт бит. Совет чорында озак еллар дәвамында район финанс бүлегендә эшләдем, Кайбыч районы бетерегәч, Апаста да финанс бүлегенә күчтем. Авыл Советы рәисе дә булдым.
Аның өчен Бөек Ватан сугышы Ржев шәһәреннән башлана. Курск дугасы, Белгорад, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Каты яралангач, Харьковтагы госпитальдә биш ай дәвалана, аннары Уфага җибәрәләр. Бөек Ватан сугышыннан кайткач та, озак еллар буена республикабыз файдасына тырышып эшләгән, лаеклы ялга чыкканнан соң да хезмәттән аерылмаган, авыл мәчетендә имам булып, халкыбызны иманлы итүдә, яшьләрне хак юлга бастыруга үзеннән зур өлеш керткән шәхес ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев