Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллинга бүген 100 яшь тулды!

Йөзьяшәр бабайның олы юбилеен үз акылында, үз аягында каршылавы ссзе бер гаҗәп.

 Газиз туган җирендә бер гасыр яшәүче хөрмәтле аксакалның туган көнен иртәгә зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. Анда Татарстан Диния нәзарәтеннән дә кайтырга җыеналар, телевидение дә төшерәчәк. Тантананы район җитәкчелеге авыл активы белән бергә өйлә намазыннан соң  үткәрә.
 Кайбыч район Советы, башкарма комитеты, Олы Кайбыч авыл җирлеге исеменнән юбилялярга котлау хаты әзерләделәр. Анда мондый юллар бар:
«Хөрмәтле Зиннәтулла Әүхәдулла улы Заһидуллин!  Сезне олуг юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сез – бер гасырлык олы юл узган шәхес. ТАССР яшьтәше дә, яраткан республикабыз оешуына да быел 100 ел тулды бит. Үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы да сез. Язмышыгыз халкыбызның үткәне, бүгенгесе белән тыгыз бәйләнгән. Авылдашларыгыз өчен генә түгел, район халкы, алай гына да түгел, республика, бөтен илебез өчен иң кадерле кешеләрнең берсе сез. Бу матур, тыныч тормышта яшәвебез белән сезнең кебек сугыш утын кичкән Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында мәңгелек бурычлыбыз. Канкойгыч сугыштагы батырлыгыгыз алдында баш иябез. 1942 елда фронтка китеп, Курск, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнашкансыз. Яу кырында күрсәткән каһарманлыгыгыз өчен бирелгән күпсанлы медаль, орденнарыгыз, мөгаен, сезгә авыр елларны искәртеп торадыр. Яраларыгыз вакыт-вакыт сыкрап борчыса да, авыруларга бирешмичә яшәвегезне телибез. Без сезнең “Казан каймасы” төзелешендә катнашуыгызны да, 21 яшьлек чагыгызда ук авыл Советы рәисе булуыгызны да, озак еллар буена финанс бүлегендә эшләвегезне дә беләбез. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, әле бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирүче мөхтәрәм зат сез. Иске Чәчкаб авылы мәчете имамы да булып тордыгыз һәм авыл халкын иманлы итүдә армый-талмый эшләдегез. Без сезне драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге легендар Әлмәндәр картка ошатабыз. Сезнең дә йөзегездән нур чәчә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшәсез, кабаланмыйча, җай белән генә эшлисез, мең дә берне беләсез, үзегез бик тә зирәк, акыллы, күңелегез гел изгелектә, кешеләрне яратасыз, шаян да, җитди дә. Хезмәт сөючәнлегегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм Ватаныбызга тугрылыклы булуыгыз белән ихтирамга лаексыз.
Кадерле Зиннәтулла бабай! Туган таңнарыгыз һәрвакыт аяз-нурлы булсын, күзләрегез белән кояш яктысын күреп, кул-аякларыгыз белән җир җылысын тоеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә Ходай сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен».

Реклама хокукында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев