Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зиннәтулла Заһидуллинга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды

6 мартта район Советы бинасының видеозалында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зиннәтулла Заһидуллинга юбилей медале тапшырды.

- Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырабыз. Зиннәтулла ага сезне чираттагы медалегез белән котлыйбыз. 9 майда район үзәгендә үтәчәк митингка сезне көтеп калабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, балаларыгыз, онык- оныкчыкларыгызны куандырып, озак еллар яшәргә язсын, - диде Альберт Илгизәрович медаль тапшырып.
Әлеге тантанада Зиннәтулла аганың улы Илдус, оныгы Булат та катнашты.
- Олы яшьтә булса да, әтиебез Аллага шөкер үз аягында йөри, хәтере дә яхшы. Бу елның 15 августында аның 100 еллык юбилеен үткәрергә җыенабыз Алла боерса, - диде улы Илдус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев