Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зиннәтулла Заһидуллинның олы юбилее- 100 яшен бүген зурлап билгеләп үттеләр

Районыбыз авылларындагы мәчетләренең имамнары, авылдашлары канашында узды ул.

Бу якты дөньяларда бер гасыр яшәүче аксакалны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, көньяк-көнбатыш төбәге казые- Тәтештән Инсаф Җәләлетдинов, Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин да килгән иде. "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең "Манзара" һәм хәбәрләр тапшырулары журналистлары да кайткан иде.
Тантана өйлә намазыннан соң мәчеттә башланып китте. Альберт Рәхмәтуллин юбилярга РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның юбилярга рәхмәт сүзләре язылган хатларын тапшырылды. "Сезнең буын кешеләре- батыр йөрәкле, көчле рухлы кешеләр буыны белән без чиксез горурланабыз. Сез беркайчан да авырлыклар алдында куркып калмагансыз, үзегезгә һәм дусларыгызга ышангансыз. Ватанга намус белән хезмәт иткәнсез.Сезгә ныклы сәламәтлек һәм җылы теләкләремне җиткерәм", -диелә илебез Президенты хатында. Кайбычлылар исеменнән махсус әзерләнгән түбәтәйгә бик куанды аксакал.
Казый Инсаф Җәләлетдинов Зиннәтулла бабайга милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Бердәмлек" медален тапшырды. Район мөхәтәсибе Дамир Гыйниятуллин барлык мәхәлләләр исеменнән Аллах исеме язылган сәгать бүләк итте. Зиннәтулла бабай үзенә шулай зур хөрмәт күрсәткән җитәкчеләргә, авылдашларына тирән рәхмәтен белдерде. Бәйрәм юбилярның балалары, туганнары, изге күңелле авылдашлары ярдәме белән әзерләнгән табын артында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев