Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Әшрәфҗан улы Хөсәенов 31 гыйнвар кичендә вафат булды

Агымдагы елның 24 маенда аңа 97 яшь тулган булыр иде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугыш ветераны Гарифҗан Әшрәфҗан улы Хөсәеновның вафат булуын район өчен зур югалту дип бәяләде. Чөнки безгә Җиңү алып кайткан җиңүчеләр буынының сафы сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Ул ветеранның балалары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
Гарифҗан Әшрафҗан улы сугыштан соң озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Хатыны белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көнгә кадәр ветеран улы Илдус, килене Лилия гаиләсендә, онык -оныкчыкларының игелеген күреп яшәде.
Мәңгелек йортыңда тыныч йокла, ветеран!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев