Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылыннан рәхмәт белдерәләр

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр.

Дөньядагы иң кадерле кешеләребез – Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтиебез Газизулла Зиннәтулла улы Хәмидуллин ямьле майларда вафат булса, тыл авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кадерле әниебез Әлфия Ибраһим кызын әле шушы көннәрдә генә җирләдек. Аларның бергә гомер кичерүләренә март аенда 68 ел тулган иде. Бер-берсен яратып яшәгән парлар якты дөньядан да бергә китә икән. Әти-әниебезне бер юлы югалту барыбыз өчен дә кыен булды. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел. Газиз кешеләребезне соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафинга, авылдашларга, туганнарыбызга, күршеләргә, аеруча авылыбыз фельдшеры Люзия Сафинага, хәсрәтебезне үзенеке кебек кабул иткән һәр кешегә мең-мең рәхмәтләр яусын. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын, әти-әниебезнең рухы шат булсын иде.

Тирән хөрмәт белән: барлык балалары, Иске Чәчкаб авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев