Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары быел да республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә уңышка иреште

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә ел саен республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесен үткәрә. Аның максаты -талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру. Быелгы бәйге Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан...

Казанда Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйге финалында Ләлә Хөсәенова (җитәкчесе Энҗе Гыйльманова) һәм Илназ Шәмсетдинов (Алия Гайнетдинова) "Нәфис сүз", Ралинә Әдиятуллина һәм "Салават күпере" вокаль ансамбле (Лютция Габидуллина) "Вокал" һәм "Вокаль ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясады. Алар арасыннан Ралинә өченче урынга, ә "Салават күпере" ансамбле кызлары махсус бүләккә ия булды. 17 март көнне, әлеге бәйгенең гала-концертында катнашып, бүләкләрен алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары быел да республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесендә уңышка иреште