Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде

«Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.

Җиңүчеләр арасында Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мәрьям Әдиятуллина да бар. Яңа ел алдыннан ул, җитәкчесе Илсинә Шакирова белән берлектә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
«Туган тел олимпиадасы» бәйгесе «Гаилә һәм мәктәп» журналын укучылар арасында татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырыла. Бәйгедә катнашу аша татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган, аны өйрәнергә омтылган укучыларны ачыклыйлар. Бәйгенең бурычлары -татар халкын, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; үсеп килүче буында милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү; татар теленә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев