Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбендә “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район туры үтте

Иске Чәчкаб мәктәбенә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучылар җыелды. Монда "Ел укытучысы - 2018" бәйгесенең район туры үтте. Бәйгенең максаты - талантлы педагогларны барлау, аларга ярдәм итү, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, яшь буынны гадәттән тыш хәлләргә, хәрби хезмәткә әзерләүнең сыйфатын яхшырту.

Бәйгедә үз зоналарында җиңү яулаган педагоглар катнашты. Алар укучылар белән төрле темаларга дәрес үткәрделәр һәм иҗади бәйгеләрдә катнашты. Чүтидән Сергей Козлов дәрес темасы итеп Калашников автоматын ("АК-74") өйрәнүне сайлаган. Укучыларны аны уйлап чыгарган Михаил Калашниковның тормыш юлы белән таныштырды, автоматны сүтеп-җыю тәртибен күрсәтте. Бәрлебашы мәктәбе укытучысы Сергей Лазарев "Янгын. Янгын куркынычсызлыгы" дигән темага дәрес үткәрде. Шагыйрь Сергей Михалковның "Дядя Степа" шигыреннән янгынга кагылышлы юлларны укып үтте, янгын чыккан очракта саклану чараларыннан дөрес файдаланырга кирәклеген аңлатты.
- Бүгенге тормышыбызны уттан башка күз алдына да китереп булмый. Сакчыл эш итмәсәң, ул безнең дошманыбызга әйләнергә мөмкин, торак йортларны, социаль объектларны һәм табигый байлыкларны юк итә, кеше гомеренә куркыныч тудыра, - дип дәрес темасын аңлатты Сергей Лазарев.
Кече Мәме мәктәбе укытучысы Сергей Козин химик яктан куркынычсызлык чаралары темасын сайлаган. Республиканың химия сәнәгате турында бай мәгълүмат бирде, химик характердагы аварияләр очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, зарарланган урыннан халыкны эвакуа­цияләү турында сөйләде. Олы Подберезье урта мәктәбеннән Валерий Савинов та химик яктан куркыныч объектлардагы һәлакәтләр һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Класстагы укучыларны ике төркемгә бүлеп, викторина үткәрде. Һәр конкурсант дәрестә үз темасына кагылышлы видео­роликлар күрсәтте.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин рәислегендәге жюри әгъзалары чыгышларын баллар белән бәяләде. Җиңүче булып Сергей Лазарев танылды, ул район данын Тәтеш шәһәрендә узачак зона бәйгесендә яклаячак. Валерий Савинов - икенче, Сергей Козин - өченче, Сергей Козлов - дүртенче урыннарда.
- Мондый бәйгеләрдә еш катнашам. Без укыткан фән бик мөһим, чөнки укучыларны мәктәптән үк иминлек кагыйдәләре белән таныштырабыз. Бу аларга киләчәк тормышларында да кирәк булачак, - диде Сергей Лазарев.
Аларга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова белән Рамил Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре һәм сертификатлар тапшырды.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб мәктәбендә “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең район туры үтте