Иске Чәчкаб мәктәбенең «Салават күпере» вокаль ансамбле «Бөркетләр очарга өйрәнә” фестивале дипломанты булды
Казан шәһәрендәге «Әкият» балалар үзәгендә «Бөркетләр очарга өйрәнә” дип исемләнгән ачык республика яшьләр фестиваль-бәйгесе узды.
Вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хор коллективлары, яңа җыр (авторлык әсәрләре), туган як турында җыр номинацияләре буенча үткәрелгән бәйгедә Иске Чәчкаб мәктәбенең «Салават күпере» вокаль ансамбле (җитәкчесе Лю-ция Габидуллина) уңыш яулап кайтты. Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәдәни-ят, Яшьләр эшләре министрлыклары, республиканың комсомол ветераннары берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Композиторлар берлеге тара-фыннан оештырылган бәйгедә Татарстанның 16 районыннан, шулай ук Рос-сиянең 10 шәһәреннән һәм төбәкләреннән меңнән артык катнашучы комсо-молга багышланган һәм патриотик җырлар башкарган. «Салават күпере» ансамбле кызлары анда «Гүзәл туган ягыбыз» һәм «Күңелле сәяхәт» җырла-ры белән чыгыш ясаган һәм икенче дәрәҗәдәге дипломга, «Мин яшәгән йорт» номинациясендә махсус бүләккә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев