Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб сайлау участогында 27 ел буена рәис булган Ринат Гыйльмановны кызы Энҗе алыштырган

Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы Энҗе Гыйльмановага, оештыру сәләтенең югары булуын, активлыгын, үз эшен җиренә җиткереп башкаруын, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүен искә алып, зур вазифа – сайлау комиссиясен җитәкләүне йөкләгәннәр. Һәр укучының талантын күреп, аларны иҗатка тартып, “Йолдызлык” фестивалендә республика күләмендә җиңүчеләр әзерләгән тырыш педагог та әле ул.

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауны үткәрү аның өчен, үзе әйткәнчә, зур сынау булган.
- Сүз дә юк, мондый мөһим, киң масштаблы сайлауны үткәрү – зур җаваплылык ул. Беренче генә тапкыр булгач, дулкынлану хисләре дә кичердем. Комиссиядәгеләрнең күбесе тәҗрибәле, таянычым зур. Дөрес, комиссия рәисе буларак, узган ел үзара салым программасы буенча референдум үткәрүдә катнашкан идем. Озак еллар буена хуҗалыкта агроном булып эшләгән әтием Ринат та 27 еллап сайлау участогы рәисе булды, хәзер менә аның эшен дәвам итүне миңа йөкләделәр.
Энҗе Гыйльманова рәислегендәге сайлау комиссиясе бу сайлауларны оешкан төстә үткәреп җибәрде.Халык та актив булды, анда барлык сайлаучыларның 96,85 проценты катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев