Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта яшәүче ханымның йөрәк түреннән чыккан ихлас рәхмәт сүзләре

Җир йөзендә тормышның башлангычы һәм аның дәвам итүе... Аллаһы Тәгалә хатын-кызны дөньяга яңа тормыш бүләк итүче һәм нәсел дәвамчысы итеп яраткан.

Аның яшәвенең бөтен мәгънәсе дә шунда һәм хатын-кыз өчен ана булудан да кыйммәтле әйбер юктыр. Әлеге яңа тормыш яралганнан бирле, хатын-кыз бетмәс-төкәнмәс шатлык хисләре кичерә һәм аның бөтен уй-хисләре туачак сабые хакында. Ул, түзалмаслык авыртулар, бетмәс-төкәнмәс булып тоелган тулгак ачылары кичереп, үзенең баласын якты дөньяга тудыра, ләкин баласының тәүге сулышын тоеп, беренче кычкырып елап җибәрүен ишеткәннән соң бу кыенлыклар барысы да онытыла. Беренче бала - димәк, тәүге мәртәбә аның елмаюын, бу зур дөньяга ясаган беренче адымнарын күрү һәм тәүге тапкыр "әни" сүзен ишетү.
2001 елда миңа Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә беренче тапкыр әни булырга ярдәм иттеләр. Чыннан да, булыштылыр. Кызым кесарев кисүе ярдәмендә туды. Наркоздан айныгач та, минем иң элек операцияне ясаган, миңа чиксез бәхет бүләк иткән табибларның алтын кулларын үбәсем килде.
Мин үз эшләренең остасы булган профессионаллар: реанимация һәм бала тудыру бүлекләренең табиблары, анестизиологы, шәфкать туташлары һәм санитаркалары кулына эләгүем белән чиксез бәхетле. Күпме еллар узганнан соң мин табибларга - Әлфия Төхвәтуллинага һәм Елена Кондратьевага олы рәхмәтемне әйтәм. Рәхмәт сезгә, бәяләп бетергесез хезмәтегез, түземлегегез һәм хатын-кыз сәламәтлеген кайгыртуыгыз өчен. Сез көн саен кеше тормышындагы иң мөһим вакыйганың - аның тууының шаһиты буласыз. Булачак агрономнарга, инженерларга, артистларга, укытучыларга һәм табибларга дөньга килергә ярдәм итәсез, һәркөн хатын-кызларның бәхеттән балкыган йөзләрен күрәсез. Сез тудырырга ярдәм иткән бәхет һәр яңа көндә үзегезгә әйләнеп кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабта яшәүче ханымның йөрәк түреннән чыккан ихлас рәхмәт сүзләре