Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбе дәүләт ярдәме белән төзекләндерелде

Иске Тәрбиттә быелгы уку елы яңартылган мәктәптә башланып китте. “Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелгән мәктәпне хәзер танырлык та түгел.

Белем көнендә узган тантанага укытучылар, укучылар гына түгел, авыл халкы да күп җыелган иде. Чөнки барысының да 64 миллион сумнан артыграк бәягә төзекләндерелгән мәктәпне күрәсе килә. Авыл мәктәбен ремонтлауга гына да федераль һәм республика бюджетыннан шулкадәр акча бүлеп бирелүе күп нәрсә турында сөйли. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау чыгышында хөкүмәтнең мәктәпләргә шулай миллионнарча акча бирүенең максаты авылларны саклап калуны, киләчәкне кайгыртуны күздә тотуын, илгә белемле яшьләрнең һәрвакыт кирәк булуын әйтте. Әмма укучылар саны гына азрак. Унберенче класска алты укучы килсә, беренче сыйныфка нибары бер генә бала керә. Яңартылган мәктәпнең беренче укучысы – Валерия Семенова. “Лера, класста үзең генә булсаң да, бер дә борчылма, без күп, синең белән бергә булачакбыз”, –дисәләр дә, күңелләрендә барыбер дә киләчәк өчен борчылу бар. Бу уку елында мәктәптә 49 укучы белем ала.
Альберт Рәхмәтуллин, Белем көне белән котлап, укучыларның тырышып укуларын теләде.
– Ике Тәрбит авыл җир легендә гомер-гомергә тырыш кешеләр яши. Бу җирлектән кем генә чыкмаган: танылу алган врачлар династияләре дә, төр ле өлкәләрдә тырышып эшләүче белгечләр, авыл хезмәтчәннәре дә, – диде ул. – Герой кадәр герой биргән авыл бу! Мәктәбегез Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исемен йөртә. Нәселе шушы авылга барып тоташучы Алмаз Батанов Украинада барган махсус операция вакытында Ватан өчен башын салды. Ул да безнең герой! Аның әтисе Руслан сезнең авылдашыгыз. Без алар белән горурланабыз.
Район башлыгы “Вика” оешмасы төзүчеләренә тирән рәхмәтен белдерде. Мәктәп директоры булып эшләгән пенсиядәге мәгариф ветераны Анатолий Васильевка, хәзер аның эшен уңышлы дәвам итүче яшь педагог Артур Акрымовка да рәхмәтле булуын әйтте.
ТР җир һәм милек мө нә сәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 1 сентябрь уңаеннан котлавын җиткерде. Тантаналы линейкада район прокуроры Алмаз Сөләйманов укучыларның яхшы бил геләргә генә укуы теләде.
– Бүген һәркем өчен дә дулкынландыргыч бәй рәм. Чөнки барыбыз да кайчандыр мәктәп бусагасын атлап кергән, аны тәмамлап чыккан. Хәзер мәктәпләрдә бөтен шартлар да тудырылган. Өлкән буын кешеләре мичкә утын ягып, кышкы салкыннарда, яңгыр, бураннарда күрше авылларга йөреп укыган елларын хәтерлиләрдер әле. Бүгенге белән чагыштырсаң, җир белән күк аермасы, – диде Алмаз Ринатович. – Хәзер авыл җирлекләрендә яшәү, эшләү шартлары бик яхшы. Теләгем: укучылар саны күп булсын, демографик хәл яхшырсын. Уку җиңел түгел, аны энә белән кое казуга тиңлиләр. Шуңа күрә, кадерле балалар, тырышып укыгыз. Бала беренче класста ничек укып китә, алда да шулай булачак. Тормыш та шулай бара. Тырышмасаң, бер әйбер дә булмый. Укы тучыларның белем чиш мәсе саекмасын, сабырлык телим. Мәктәпләрдә иминлек булсын, террорчылык кебек куркыныч күренешләргә юл куелмасын. Безгә һәр бала кадерле.
Төзелеш оешмасы җи тәкчесе урынбасары Марат Сөнгатуллин әйтеп узганча, мәктәп тамырдан үзгәртелгән дисәң дә була. Урам яктагы һәм эчке яктагы түбәләрне, идән, ишек, тәрәзәләрне алыштырганнар, мәктәпнең тышкы ягын матурлаганнар, эчке ягына да сокланып туймассың. Заманча төзелеш материаллары үзе бер ямь өстәп тора.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Артур Акрымов һәм башка ларның да чыгышы рәх мәт сүзләре белән сугарылган иде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Люция Петухова барлык авылдашларының рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев