Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбе укучысы: Тынгысыз, талантлы, олы йөрәкле

Укытучы.... Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Җир йөзендә кайсы гына һөнәр иясен алсаң да, аның башында укытучы тора.

Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган олы йөрәкле, көчле рухлы, үз һөнәренә тугры булган, чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар күп. Аларның һәрберсе аерым мактауга лаек, барысы да минем өчен бик кадерле. Шулай да арада иң якыны — Иске Тәрбит мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лариса Камышова. Яраткан укытучым бик күп матур сыйфатларны үзенә туплаган. Тынгысыз, талантлы, олы йөрәкле ул.

Хәтеремдә... Ачык һәм нурлы йөзле укытучым килеп кергәч, сыйныф эче гүя балкып китте. Мин аны җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләдем. Һәр яктан яудырылган меңләгән сорауларга җавап таба алуы, киң күңелле, кешелекле, игътибарлы, түзем булуы белән ул күңелемне яулады. Андагы сабырлык — аналар сабырлыгына тиң. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәреп, нәкъ менә ул белем алуга кызыксыну уятты, хезмәт яратырга, тугрылыкка өйрәтте.

Лариса Михайловна — тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы да ул. Аның җитәкчелегендә без мәктәп тормышындагы күп төрле чараларда катнашабыз: бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, районһәм республика бәйгеләрендә югары урыннар яулыйбыз.
Сердәшчебез, киңәшчебез, кирәк вакытта эчкерсез ярдәмчебез сез, минем яраткан укытучым. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, мең рәхмәт! Олы йөрәкле һәм түзем булганыгыз өчен сезнең алда баш иям.


Эльвина Петухова,
Иске Тәрбит мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев