Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Тәрбит авылының ветеран укытучысы тормышыннан ямь табып яши

Укытучы - иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе башкаларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу бик зур көч таләп ителә бу һөнәр иясенә. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да...

Сүзебез әнә шул барлык сыйфатларны үзенә туп­лаган хөрмәтле ветеран укытучыбыз Галина Семенова турында. Ул Иске Тәрбит авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Олы бала булганлыктан, аңа барысын да татырга туры килә. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, туган авылы мәктәбендә математика укытучысы булып эшкә кала. Үз эшен яратып башкара, укучылар, хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында зур абруй казана.
Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш, чөнки ул - балалар алырга тиешле бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше. Шуны истә тотып, Галина Александровна читтән торып педагогика институтын тәмамлый. Тормыш иптәше, укытучы Сергей Кузьмич белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары һәм кызлары үз гаиләләре белән яшиләр, берсеннән-берсе матур балалар үстерәләр.
Галина Семенова унбиш ел буе мәктәбебездә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Үзенең фидакарь хезмәте, югары һөнәри осталыгы, сабыр, ярдәмчел булуы белән коллективның һәм район педагогларының тирән ихтирамын яулады. Тынгысыз укытучыбыз хәзер дә бик актив, тормышыннан тәм табып яши: төрле чараларда катнаша, ветераннар Советы рәисе булып тора. Галина Александровна кул эшләре белән дә шөгыльләнергә ярата, матур-матур шәлләр, бияләйләр бәйли, авылыбызның күпфункция­ле үзәгендә "Оста куллар" түгәрәген оештыручы да ул. Шулай ук ул тәмле камыр ризыклары белән гаиләсен, туганнарын сыйлый, балаларына оныкларын тәрбия­ләргә дә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылының ветеран укытучысы тормышыннан ямь табып яши