Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Тәрбитнең яшь армиячеләре бар эшкә дә өлгерә

Махсус эмблема төшерелгән кызыл футболка һәм берет кигән егет-кызларны мәктәптә дә, район масштабында үткәрелгән чараларда да еш очратыр¬га була. Отставкадагы хәрби Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге яшь армиячеләр хәрәкәте эшчәнлеген формаль рәвештә алып бармаса да, күпмедер тәҗрибә тупларга, данлы эшләре белән кайбычлыларның ихтирамын яуларга өлгергәннәр.

Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгы алдыннан Кече Кайбычта яшәүче Тәскирә Латыйпованың өендә Иске Тәрбит мәктәбенең яшь армиячеләре белән очрашырга туры килде. Тәс¬кирә апа бала чагында гаиләсе белән камалыштагы Ленинград шәһәрендә яшәгән. Укучылар Нева елгасы ярына урнашкан шәһәрнең камалышта калуы турында ниләр белүе турында сөйләде. Тәскирә Латыйпова үзе дә аларга шул замандагы авырлыклар турында сөйләде.
– Ул чагында миңа ун яшь тә юк иде әле. Ләкин бик каты ашыйсым килүе, фашист бомбаларыннан подвалларга качуыбыз истә калган, – диде Тәс¬кирә апа. – Ләкин подвалда да куркыныч иде. Шулай бервакыт аннан чыгып кына өлгердек, артыбызда көчле шартлау булды, фашистлар бомба тондырган иде. Гомеребез бетмәгән булгандыр инде. Безне Ленинградтан 1943 елда эвакуацияләделәр. Поезд белән Чиләбегә бардык, туган ягыбызга ярты ел буе кайттык.
Яшь армиячеләр һәм отряд кураторы Лариса Камышова Таскирә апага үзләренең бүләкләрен тапшырды. Аңа сәламәтлек теләделәр һәм “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесен тапшыру тантанасында катнаштылар. Соңрак бергәләп «Катюша» җырын башкардылар, истәлеккә фотога да төштеләр.
Дәһшәтле елларның шаһитлары булган өлкәннәр белән очрашып, яшь армиячеләр илебез тарихын өйрәнеп үсә.
Бу 2016 елда оештырылган яшь армиячеләр хәрәкәте тормышының бер бите генә. Алты кыз һәм дүрт егет Ватан Геройлары көне алдыннан тантаналы төстә присяга кабул итте. Отряд командиры итеп Диана Петухова билгеләнде. Җитәкчеләре – физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Юрий Зайцев. Отряд патриотик рухтагы эш-гамәлләр белән үзен күрсәтә алган һәм 2018 елның 8 маенда аларга авылдашлары, Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исеме бирелгән.
– Яшь армиячеләр отряды тулы канлы томыш белән яши. Бер генә бәйрәм һәм чара да алардан башка узмый. Җитәкчеләре Илһам Хөснетдинов та иркенәергә ирек бирми, күп төрле чараларны үз эченә алган эш планын тәкъдим итеп тора, – диде отряд координаторы Лариса Камышова. – Мәктәпнең үзенең дә традициягә әверелгән бәйрәмнәре бар. Алар – Геройның туган көне (17 октябрь), Ватан Геройлары көне, «Ягез әле, егетләр!», һәм, әлбәттә инде, укучылар аеруча яраткан “Аҗаган” уены. Ә Җиңү көнендә яшь армиячеләр “Үлемсез полк” колоннасында атлый. Отряд әгъзалары чаңгы һәм теннис ярышларында призлы урыннар яулый. Ә Нина Николаева – ГТОның алтын билгесе иясе, ул ГТО буенча республика командасы составына кертелде. Россия¬нең хәрби тарихы буенча яшь армиячеләр арасында үткәрелгән муниципаль олимпиадада Лилиана Тимофеева физик әзерлек буенча ярышларда беренче урынны яулады, Даниил Владимиров Калашников автоматын сүтеп җыюда беренче булды, Нина Николаева шул ук номинациядә 3 урынны алды. Яшь армиячеләрнең башка уңышлары да бар. Отряд “Катюша” җырын башкару буенча Бөтенроссия флешмобында катнашты. Ватан Геройлары көне уңаеннан әлеге отрядның газетасы өченче урынны яулады.
Укучылар шефлык эшен дә теләп башкара. Язын һәм көзен өлкәннәргә бакча эшләрендә ярдәм итәләр, кышын карларын көриләр. Ел әйләнәсе авылдагы мемориаль комплексны тәртиптә тоту буенча эш алып барыла. Быел отрядка бишенче класс укучылары да килеп кушылачак. Тормыш-ларындагы әлеге мөһим адымны ясау өчен алар яшь армиячеләр әзерләгән махсус биремнәрне үти.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев