Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә район Советы хезмәткәрләре Яңа ел концерты куйды

Бүгенге татар эстрадасында артистлар "буа буарлык" булса да, Иске Тәрбитлеләр Кайбыч муниципаль район үзәге оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючылар тарафыннан оештырылган концертны түземсезлек белән көтеп алды.

Концерт искиткеч матур, эчтәлекле булды. Концерт кына да түгел, гаҗәеп тамаша. Бар да бар: җыры да, биюе дә, нәфис сүз дә, уен-көлкесе дә… Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, элек кичке уеннарның ни рәвешле узуы - һәммәсе дә ныклап уйланылган.
Концерт театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды. Сәхнәләштерелгән күренешләр тамашачыны көлдерде дә, уйландырды да. Өлкән буын тамашачысы яшьлегенә, үткәннәргә кайтып хозурланып утыргандыр. Яшь буынга исә туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү максаты куелган.
Концерт-тамашыны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров матур җыры белән башлап җибәрде. Көчле, моңлы тавышы белән әсир итте ул тамашачыны. Ә шулай да концертның иң кадерле, иң мәртәбәле кунагы - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булды. Ул сәхнәгә күтәрелүгә, халык аны көчле алкышларга күмде. Абруйлы, булдыклы җитәкче җырга-моңга сәләтле булуын күрсәтте. Көчле тавышы, оста башкаруы белән залны әсир итте.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та сәхнәдә ут уйнатты, концертны тирән мәгънәле шигырьләре белән баетты. Газинур Кадыйров, Гөлнара Җиһаншинаның, Раушания Лотфуллиналарның йөрәк түреннән чыккан моңнары тамашачылар күңеленә хуш килде. Күмәк номерлар арасында татар халык биюләре, җырлары аерылып торды. Берсен әйтеп, берсен калдыра торган түгел. Сәхнәләштерелгән көлкеле өзекләрдә сәхнә геройлары чын артистлардан бер дә ким булмады. Һәр чыгыш югары дәрәҗәдә. Гомумән, күп оста җырчылар сәхнә тотты бу кичтә, шуңа да мәдәният йортында көчле алкышлар бөтенләй дә туктап тормады.
Концерт шәп килеп чыкты. Тамашачылар ике сәгать буе рәхәтләнеп ял итте. Шундый матур, искиткеч куңелле ял сәгатьләре бүләк иткәннәре өчен район башлыгы Альберт Илгизәр улы һәм аның коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Исән-сау булып, бик озак көттермичә, мәдәният йортына тагын кунакка килүләрен көтеп калабыз.
Римма Васильева,
Иске Тәрбит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттә район Советы хезмәткәрләре Яңа ел концерты куйды