Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә яшәүче газета укучыбыз бабасы турында истәлекләрне барлый

Минем бабам Григорий Варламов 1882 елда Иске Тәрбит авылында туган. Ул бик тырыш, хезмәт сөючән була. Алны-ялны, ару-талуны белмичә эшләп, тирә-­якта чын оста булып дан тоткан, умартачылык белән шөгыльләнгән. Умарта ояларын, тәрәзә йөзлекләрен, май язу өчен кулланылучы савытларны да (бездә аны әйрән чиләге диләр) үзе ясаган.

Бабам хәрби хезмәтне Кытайдагы Харбинск шәһәрендә үтә, офицер була. Беренче Бөтендөнья сугышына алына, яраланып госпитальгә эләгә. Ул Самара губернасының Балаково шәһәрендә дәвалана. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен медальләр, Георгий тәресе белән бүләкләнә.
Григорий бабам Чувашстанның Канаш районы Яманово авылы кызы Федора белән гаилә корган. Алар дүрт кыз балага гомер бүләк итәләр: әнием Мария, Варвара, Анна һәм Прасковья. Әбием бик яшьли үлеп киткән. Тормыш авыр булуга карамастан, бабам дүрт баласына да яхшы тәрбия бирә алган. Ул көндәлек алып бара торган булган. Без ул көндәлекне бабай сандыгыннан таптык. Андагы кайбер язмалар йөрәкләрне тет­рәндерерлек. 1922 елдагы ачлык вакытында халыкның тилмерүен тасвирлаганнарын тыныч кына уку мөмкин түгел.
Бабам дини кеше була. Комсомол районындагы Сала авылындагы чиркәүдә хезмәт күрсәтә, кешеләрне дин юлына өнди. Ул чиркәүдә служба барганда алтарьда 87 яшендә вафат була.
Үсеп килүче буын танышсын, патриотик рухта тәрбия­ләнсен дип, әнием бабамның күп кенә медальләрен мәктәпкә тапшырган. Кызганычка каршы, алар бүгенге көндә сакланмаган.
Мин үзем лаеклы ялда инде, бабам турында еш уйланам. Аның көчле рухлы, алтын куллы шәхес булуы белән горурланам. Кадерле кешемнең көндәлеге миннән балаларыма һәм оныкларыма истәлек булып калсын инде. Һәрбер изге гамәл, искә алу, җылы сүз үлгәннәр рухына барып ирешә диләр. Язганнарым бабам рухына дога булып барсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттә яшәүче газета укучыбыз бабасы турында истәлекләрне барлый