Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Искиткеч! Гаҗәп! Әмирҗан бабамның сугышчан юлы #МинемГеройМинемГаилә» акциясе ярдәмендә билгеле булды

Минем Актаныш районының Яңа Байсар авылында туып-үскән бабам Миркасыйм Шәйдуллин да, әнкәйнең әтисе —Башкортстанның Илеш районындагы Сеңгерән авылында яшәгән бабам Әмирҗан Моффазал улы Ялалов та сугышның беренче көннәренән үк яу кырына киткән.

Миркасыймын озаткан вакытта хатыны Мәклүфә дүртенче баласына йөкле була. Августта улы - минем әткәй Мәгыйс туа, сентябрьдә бабай һәлак була. Сугыш тәмамланып, авылга солдатлар кайта башлагач, әтиләрен каршы алырга чабучы яланаяклы малайлар арасында Мәгыйс тә була. "Минем әткәйне күрмәдегезме?"- дип сораган ул алардан. Бер тапкыр да шушы кадерле сүзне әйтергә язмаган шул аңа. Бабамның кайда һәлак булуы шушы көнгә кадәр билгесез. "Хәтер китабы"нда да тулы мәгълүмат юк.
Әлеге фотода сез күрүче Әмирҗан бабам фронттан аяксыз кайткан. Тимер аяк - протезда йөрде. Әбием Шәмсиҗиһан белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, гомер буе колхоз эшенә йөрде. Бу бабамның да сугышчан юлы миңа билгесез. Хатирәләрне язып алучы булмаган. Ул вафат булганда, мин башлангыч класс укучысы гына идем әле.
Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән кадерле кешеләрем - бөтен нәселебезнең, илебезнең горурлыгы.
ИСКИТКЕЧ!!! ГАҖӘП!!! ӘМИРҖАН БАБАМНЫҢ СУГЫШЧАН ЮЛЫ БҮГЕН БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ!!!
Шушы кыска гына хәбәрне урнаштырып, минут та узмады, миңа Казанда яшәүче эзтабар, якташыбыз - Олы Урсакта туып-үскән Хәйдәр абый Зәйнуллиннан Башкортстанда яшәгән Әмирҗан бабамның сугышчан юлы турында никадәр мәгълүмат килеп төште. Документларга нигезләнгән тарихи фактлар! Безнең нәселебез шушы көнгә кадәр белмәгән күпме яңалык! Бу минутларда никадәр дулкынлану кичерүемне гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Хәйдәр абыйның "Человек легенда" дигән сүзләрен укыгач, күңелдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уянды.
"ТАТМЕДИА" шушы акцияне игълан итмәгән булса, без әле дә Әмирҗан бабабыз турында хәбәрдар булмас идек.
Хайдар Зайнуллин миңа болай дип язган:
Амирьян Муфазалович - Человек легенда! 8.04.1943 г. тяжело ранен в правую ногу, попал в плен, в лагере военнопленных ногу ампутировали, в мае 1945 г. освобожден Американцами. Был представлен к награде Орден Красной Звезды, но 7.08.1957 г. Командующий ЮЖУВО генерал полковник Крейзер утвердил награду "Орден Отечественной войны 2-ой степени".

Хайдар Зайнуллин
Луиза Магисовна, это о Вашем дедушке? ШАЙДУЛЛИН МИРКАСЫМ ШАЙДУЛЛОВИЧ
Печатная Книга Памяти
Дата рождения: __.__.1909
Место рождения: д. Новое Байсарово
Дата призыва: Актанышский РВК, Татарская АССР, Актанышский р-н
Информация об архиве -
Источник информации: Память. Республика Татарстан. Том 2

Шайдуллин Миркасим
Списки призыва и демобилизации
Тип документа: Списки призванных
Место призыва: Калининский РВК, Татарская АССР, Калининский р-н
Дата призыва: 25.06.1941
Выбытие из воинской части: 25.06.1941
Куда выбыл: Бугульминский РВК
Дата документа: 22.06.1941
Информация об архиве -
Источник информации: ВК Республики Татарстан
Фонд ист. информации: ВК Актанышского района
Дело ист. информации: 11002265
Әмирҗан бабай турында минем уйларым буенча, Америка гаскәрләре әсирлектән азат итеп Советлар командованисенә тапшырганнан соң, аны спецорганнар бик кырыс формада тикшергәннәр бит әле, чөнки Сталин чорында әсирлектә булганнарны хыянәтче (предатель) дип кенә атаганнар. Әмирҗан бабай күргәннәрне үзе генә белгән инде! Шуңа күрә ул "Человек - легенда!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев