Юбилеең белән, Кайбыч!
Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз! Кайбыч муниципаль районы тормышындагы зур вакыйга – аның мөстәкыйльлек алуының 35 еллыгы уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләремне кабул итегез. Кайбыч халкы фикерен күздә тотып, район оештыру турындагы Указга кул куйганы өчен без беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка рәхмәтлебез. Районыбыз үзенең тарихы белән бай, аның язмышы Татарстан тормышы белән тыгыз үрелеп бара. 35 ел эчендә кайбычлыларның – тәҗрибәле җитәкчеләр кул астында эшләүче хезмәткәрләре һәм авыл хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән Кайбыч тотрыклы үсүче районга әйләнде. Җирлекнең хәзерге «портреты» уртак тырышлык – өлкәннәрнең акыллы киңәшләре, яшьләрнең тынгысыз хезмәте, тәҗрибәле осталарның хезмәт уңышлары, балаларыбызның таланты белән булдырыла. Федераль, республика программалары нигезендә төзелешләр, төзекләндерү эшләре алып бару, юллар салу, үзара салымда катнашуыбызның матур нәтиҗәсе бу. Икмәк кадерен белүче игенчеләребез иген үстерә, терлекчеләр табыннарыбыз мул булсын өчен тырыша. Социаль өлкәдә, спортта да зур уңышларыбыз бар. Туган ягыбызның төп мирасын – тарихыбызныһәм традицияләребезне, күпмилләтле дуслык һәм тынычлыкны күз карасыдай саклап, буыннардан-буыннарга тапшыра алсак иде. Чын йөрәктән халкыбызга исәнлек-саулык, бәхет телим. Безгә әле Кайбычның бик күп юбилейларын үткәрергә насыйп булсын.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев