Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Югалтулар авыр

Ихлас күңелдән.

Югалтулар бигрәк авыр, диләр. Моның шулай икәнлеген, үз башыңа төшкәч, тагын да ныг­рак аңлыйсың икән.

Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Әниебез Галина Михайловна Уткина, авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, көн дими, төн дими кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык табиб­ларга, шәфкать туташларына, башка барлык персоналга, аеруча Гөлшат Магомедовага, Сөмбел Шакировага, терапия бүлеге хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Әниебезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, хезмәттәшләребезгә, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановка рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын. Ходай барчагызга да озын, тигез, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге, җан тынычлыгы бирсен. Кылган яхшылыкларыгыз меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын!

Ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары. Олы Тәрбит авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев