Юл аекларны ярата
Юл һәлакәтләрен булдырмауга зур игътибар бирелә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны тоткарлау буенча да әледән-әле рейдлар үткәрә. Чөнки һәлакәтләрнең күп очрагы салмыш килеш руль артына утыручылар гаебе белән була.
ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның мартында җаваплылыгы чикле җәмгыять территориясендә Кукмара районы кешесе исерек хәлдә “КамАЗ” автомобиле белән идарә иткән өчен тоткарланган.
29 мартта Борындык һәм Шүширмә авыллары арасындагы автомобиль юлында “Лада Калина” машинасы белән исерек хәлдә идарә иткән Шүширмә авылы кешесе туктатылган. Әлеге ике машина йөртүчегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12,8 маддәсенең 1 бүлеге буенча беркетмә теркәлгән һәм карар чыгару өчен җәмәгать судына җибәрелгән.
2 апрельдә Ульянково авылында “Лада Калина” автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән Чүпрәле районы кешесе тоткарланган. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12,26 маддәсенең 1 бүлеге буенча беркетмә теркәлгән һәм документлары җәмәгать судына тапшырылган.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов әйтүенчә, исерек килеш руль артына утырган шоферларга зур күләмдә штраф һәм 18 айга автотранспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагу, кеше гомере өзелгән очракта ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев