Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Юллар - тормыш артериясе

М12 тизйөрешле автомобиль трассасы Казаннан Мәскәүгә 6 сәгать 30 минутта барып җитү мөмкинлеге бирә.

Хәзергә бу араны узу өчен 12 сәгатьләп вакыт сарыф итәргә туры килә. Яңа юлның 145 чакрымы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Питрәч һәм Лаеш районнары аша уза.
М12 автотрассасы төзелешенең Татарстан өлеше финиш сызыгына якынлашты. Әлеге төзелеш турындагы фикерләре белән уртаклашуны үтенеп, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка мөрәҗәгать иттек.

— Әйе, илебездә бик зур төзелеш бара, шуңа да аны гасыр төзелеше дип атыйбыз. Бу юлның 55 чакрымы Кайбыч аша үтә. Апас районына бераз кереп чыккан өлешләрен дә исәпкә алсак, Иске Тәрбит авылы чигеннән Зөя елгасына кадәр 61 чакрым була. Бу — зур ара, әлеге участокта төрле милләттән булган меңләгән кеше эшли. Юлны 4 ноябрьдә файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аңа кадәр, эшләрне тизрәк тәмамлау өчен, оешмалардан да кешеләр чакырабыз. М12 юлының дәвамы Чаллы шәһәре, Башкортстан аша Екатеринбург шәһәренә китә. Бездә эшләгән юл төзелеше оешмалары анда төзеләчәк юлларда да тендер откан. Андагы беренчел җир эшләрен башкару өчен, әлеге оешмалар күпчелек эшчеләрен шул участокларга җибәрде.

— М12 заманча төзелгән юл булачак. Анда нинди яңа технологияләр кертелә?
— Зур әһәмияткә ия булган юл төзелешендә заманча технологияләргә зур өстенлек бирелгән. Хәзерге вакытта юлның уртасыннан бүлүче, ике ягын тимердән эшләнгән киртәләр куела. Төнлә юл буеннан-буена тулысынча яктыртылачак. Күргәнегезчә, юлның ике ягыннан яктырткыч баганалар утыртылган. Тизйөрешле трассаны тау башыннан, самолеттан карасаң, ул төнлә дә якты булып күренеп торачак. Яңа технологияләр дигәндә, юл буеннан-буена интернетны көчәйтә торган аппаратуралар белән җиһазландырылган. Димәк, кәрәзле телефон йөз процент тотачак. Интернет яхшы эшли башлагач, якын-тирә авылларга да файдасы тиячәк.
— Юл төзегәндә, табигатьне саклау исәпкә алынганмы?

— Экологиягә дә зур урын бирелә. Әйтик, трассадан агып төшкән суларны махсус җыю урыннары каралган, җыелган суларны фильтр аша үткәргәннән соң гына елгаларга агызу күздә тотыла. Трассада ике җирдә экокүпер эшләнгән. Чувашиягә караса да, Мәлки тирәсендәге урманнар безнең район территориясендә урнашкан. Анда юл өстеннән, ә Камыллы тирәсендә трасса астыннан хайваннар чыгу өчен экодук булдырылган. Экодук (күпер) — кыргый җәнлекләргә, хайваннарга юлның бер ягыннан икенче ягына куркынычсыз чыгу өчен кирәк. Ул булмаса, юл-транспорт һәлакәтләрен көт тә тор. Чөнки хайваннар юлга көтмәгәндә килеп чыга. Юлга хайваннар кермәсен өчен, тимер сеткадан койма тотыла. 
— Бездәге авылларда яшәүчеләр М-12 елына турыдан-туры чыга аламы? Әллә урау юл узарга тиеш булалармы?

— Алданрак эшләнгән проектлар буенча, бу трассага Кайбыч районыннан керү мөмкинлеге каралмаган иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2021 елның 7 маенда безгә килгәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа шушы проблема буенча мөрәҗәгать иткән иде. Мәсьәлә уңай хәл ителде. Шуңа да без Татарстан Рәисенә тирән рәхмәтле. Җирле юллар белән М12 юлы кисешкән урыннар Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Кече Подберезье, Воскресенск, Олы Кайбыч белән Иске Чәчкаб авыллары арасында, Афанасьевкага бару юлында, Кошман, Олы Колаңгы, Имәнле Бортастан ерак булмаган урында урнашкан. Трассага якын авыллардан малларны, авыл хуҗалыгы техникасын юл аркылы чыгару урыннары каралган.
— Трасса ачылгач, эш урыннары да артачак.

— Әлбәттә. Олы Кайбыч һәм Иске Чәчкаб авыллары арасында күпфункцияле зона булачак. Анда куелган беренче таләп — ягулык салу станцияләре булуы. М12 трассасында мондый станция безнең район территориясендә шул урында гына булачак. 
Заправкалар якын араларда ачылачак. Трассадагы автомобильләрне генә түгел, кайбычлыларга да техникаларына ягулык салу мөмкинлеге булачак. Чөнки анда безнең юлдан керү мөмкинлеге дә булдырылган. Һәр ягулык станциясенә кырыгар кеше кирәк булуын әйттеләр. Димәк, анда сиксән кешегә бүгеннән үк яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге ачыла.
Заправкалар трассаның ике ягында да төзелә. Әлеге зонада ягулык салу станцияләре генә түгел, ял итү, машиналар кую өчен туктау урыннары, кунакханәләр, отельләр, юлга хезмәт күрсәтү оешмасы булачак. Трасса ачылгач, эш урыннары тагын да артачак. Юлның Мәскәүдән Арзамас шәһәренә кадәрге өлеше файдалануга тапшырылды. Юл түләүле булачак. 4 ноябрьдә юлның Арзамас шәһәреннән Татарстанда Питрәч районының Шәле авылы юлы киселешенә кадәрге өлеше ачылачак. Яңа юл ачылу район тормышына яңа үзгәрешләр кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев