Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге Болгар җыенында Кайбычтан да катнаштылар

Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчеге җирендә Идел буе Болгар дәүләте чорында борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүенә багышланган Изге Болгар җыены үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыенда халык күп иде. Анда безнең районнан муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә 17 кешелек делегация барды. Алар арасында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Борындык мәчете имамы Тәфкил Сафиуллин, «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Җәмилә Сәгыева һәм башкалар бар иде. Изге Болгар җыенының быелгысы Болгар ислам академиясенең нигезенә киләчәк буыннарга юлланган татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган истәлек капсуласы салу вакыйгасы белән тарихка кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Болгар җыенында Кайбычтан да катнаштылар