Изге Троица көне белән!
Хөрмәтле православие динен тотучылар!
Александр Иванов, «Август Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле православие динен тотучылар! Изге Троица — халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Аны һәр диндар куанычлы хисләр белән каршы ала — бу көнне үз якыннарына игелек кылырга, яратуын белдерергә, күңелен сафландырырга тырыша. Изге Троица яхшылыкны, мәрхәмәтлекне һәм рухи чисталыкны символлаштыра. Бу бөек бәйрәм — туганлык хисләрен ныгытырга, арабыздан киткәннәрне онытмаска, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәскә ярдәм итә. Әлеге якты бәйрәм иманыбызны ныгытсын, күңелләребезгә шатлык өстәсен, гаиләләребезгә бәхет китерсен, илләр-көннәр тыныч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев