Кадерле чыгарылыш укучылары!
Соңгы кыңгырау чыңлаган бу көн — тормышыгызда иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе.
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:
— Кадерле чыгарылыш укучылары! Соңгы кыңгырау чыңлаган бу көн — тормышыгызда иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Сез мәктәп белән хушлашасыз. Алда — чыгарылыш имтиханнары һәм киләчәккә җитди мөстәкыйль юл сайлау көтә. Мәктәптә алган белемнәрегез тиздән һөнәри күнекмәләр белән тулыланачак. Хәзерге җәмгыятьтә белемле генә түгел, ә киңкырлы белгеч булырга кирәк. Дөрес юлны сайласагыз иде. Бөтен өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын!
Бу тантаналы көндә укытучыларыбызга үз эшләренә тугры булулары һәм балаларны яратулары өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең күбегез балалар өчен остаз булдыгыз һәм аларның якын кешеләренә әверелдегез.
Кадерле әти-әниләр! Сезнең өчен дә бу — мөһим вакыйга. Барлык ирешелгән уңышлар — балаларның да, мәктәпнең дә, ата-аналарның да уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар сезгә балаларны яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен бүләк булсын.
Кадерле чыгарылышлар! Алда сезне бик күп кызыклы вакыйгалар көтә. Үз-үзегезгә ышаныч, күтәренке рух, иҗади уңышлар сезгә! Нинди генә югарылыкка ирешсәгез дә, гел исегездә тотыгыз: олы тормышка юл туган мәктәбегездән, районыгыздан башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев