Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кадерле һәм изге бәйрәм

Районыбызда яшәүче мөселман динендә булган һәркемне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Дамир Шәрәфетдинов, шәхси эшмәкәр, Чүти:

— Районыбызда яшәүче мөселман динендә булган һәркемне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Корбан гаете, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казага юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.
Дини бәйрәмнәребез дә районыбыздагы төрле милләт вәкилләре арасында гасырлар буена килгән дуслыкның ныклыгын, өлкәннәргә, мохтаҗларга карата ихтирамыбызның күңелләрдә саклануын ачык дәлилли. Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомерләр насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев