Кадерле хатын-кызлар!
Коллективыбызның хөрмәтле хатын-кызларын, районның барлык гүзәл затларын 8 Март көне белән котлыйм.
Сөләйман Гафиятуллин, «Кайбычагроторгсервис» җәмгыяте директоры, шәхси эшмәкәр:
— Коллективыбызның хөрмәтле хатын-кызларын, районның барлык гүзәл затларын 8 Март көне белән котлыйм. Сез — шәфкатьлелек, тугрылык, рухи һәм әхлакый чисталыкның, җир йөзендә булган барлык яхшылыкның җанлы гәүдәләнеше. Гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да. Бу сезнең бәйрәм, шуңа күрә ул бары тик гүзәл чәчәкләр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белән генә уралсын.
Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хатын-кыз бәхете һәм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгә җылы кояш нурларын, ә ир-егетләребез йөрәк җылысын бүләк итсен, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык хөкем сөрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев