Каен җиләге яшьлекне озайта
Каен җиләгенең табигый антиоксидант икәнен элек-электән үк белгәннәр.
Әгәр бер уч җиләкне даими ашасаң, картлыкны кичектерергә, ә яшьлекне озайтырга була. Җиләкнең файдалы үзлекләре моның белән генә бетми, ул иммунитетны ныгыта, витамин җитешмәү белән көрәшә, азканлылыкны дәвалауда катнаша, югары кан басымын төшерергә ярдәм итә. Каен җиләген аз гына авыз иткәндә дә аппетитны яхшырта, матдәләр алмашын торгыза, азык эшкәртүне нормальләштерә. Әгәр балагызның аппетиты юк икән, аңа азрак каен җиләге ашатыгыз, биргән ризыкларны тулысынча ашап бетерер.
Каен җиләге нинди дәвалау үзлекләренә ия соң? Халык арасында каен җиләгенең сидек кудыручы һәм бөер, сидек куыгы эшчәнлеген яхшыртучы ризык икәнлеге турында мәгълүмат таралган. Бу җиләк бавыр, үт куыгы эшчәнлеген яхшырта, организмнан холестеринны чыгара. Каен җиләге эчәклек инфекциясенә һәм вируслы авыруларга каршы тора. Салкын тиеп авыручыларга җиләкнең яфрагын һәм сабагын кайнатып эчерәләр. Шулай ук җиләк хатын-кыз авыруларыннан да бик файдалы. Эч кату, йокысызлык авырулары булганда да кулланалар.
Каен җиләге согын тимрәү, экзема, тәндә ак таплар булганда, сипкелләрне бетерү өчен файдаланалар. Бавыр чистарту, тәмәке тартуны ташлаганнан соң организмны ныгыту өчен файдасын галимнәр исбатлады инде. Каен җиләге төнәтмәсен тамак бакасын (ангина) дәвалаганда да кулланалар. Хатын-кызлар аны авырлыкны киметү өчен дә файдалана, хәтта «Каен җиләге» дигән диета да бар.
Каен җиләгенең зарары бармы соң? Кайбер кешеләрдә аңа карата аллергия булырга мөмкин. Ашказаны авырулары булганда, каен җиләген куллану киңәш ителми.
Йөрәк чәнчүдән котылу, ашказаны һәм эчәклек яхшы эшләсен өчен, 50 грамм җиләккә 1 стакан кайнар су коярга, каплап 2 сәгать чамасы тотарга. Шушы эчемлекне өч өлешкә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерергә кирәк.
Эчәклектәге суалчаннардан котылу өчен көнгә 3 стакан каен җиләге, кичкә тозлы балык һәм бер баш суган ашарга кирәк. Шулардан соң, иртәнгә кадәр ашамаска да, эчмәскә дә киңәш ителә.
Арыганлыкны һәм йокысызлыкны бетерү өчен, каен җиләге яфрагыннан төнәтмә ясыйлар. 20 грамм кипкән яфракны 500 миллилитр җылы суга салырга һәм уртача утта 10 минут кайнатырга кирәк. 1-2 сәгать суытырга, сөзәргә һәм көнгә 3 тапкыр б сәгать аерма белән 1 аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Салкын тигән очракта каен җиләге чәен эчәргә кирәк. Чимал итеп кипкән җиләкне, кипкән яфрагын алырга. 1 аш кашыгы чималга 1 стакан кайнар су коярга һәм гади чәй эчкән кебек эчәргә кирәк.
Каршылыклар булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев