Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч басуларында урак чорында 57 комбайн эшләячәк

Районыбыз басуларында кыр эшләренең иң җаваплы чоры — урак өсте якынлаша. Урак чорында 57 комбайн эшләячәк.

Шушы көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә хуҗалыклардагы комбайннарның яңа уңышны җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендәге комиссия барлык кыр корабларын карап чыкты һәм тиешле бәя бирде. 

Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт җимешен югалтусыз җыеп алуда техниканың төзеклеге төп рольне уйный. Әлеге мөһим тикшерүдә министрлыкның инженер-техник бүлеге начальнигы урынбасары Рәис Идрисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Рәфыйк Тимергалиев һәм дәүләт техника күзәтүе бүлеге начальнигы Михаил Серебряков катнашты. 

Комиссия эшчәнлеген «Туган як-Агро» җәмгыятеннән башлады. Бу хуҗалыкта механизаторлар бер «Акрос», өч «Нова-340» комбайнын һәм башка ярдәмче техниканы әзерлек сызыгына куйган. Сыйфатка зур урын бирелүе күренеп тора: һәр машинада кирәкле җиһазлар — көрәк-сәнәктән алып, аптечка һәм ут сүндергечләргә кадәр бар. Иң мөһиме — эш башланганчы ук механизаторлар белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелгән, эш хакын түләү тәртибе аңлатылган. Бу барлык хуҗалыкларда да шулай. Комиссия «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыгында да булды. Биредә урак алдыннан техниканы тагын бер кат җентекләп карап чыгачаклар. 

«Август-Кайбыч» җәмгыятендә быел 41 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылачак. Җәмгыятьнең генераль директоры Александр Иванов быел да уракка ныклы әзерлек белән килүләрен белдерде. Кырларда 32 куәтле кыр корабы эшләячәк: аларның 12се — «Класс», ә 20се —"РСМ-161″ комбайннары. Биредә июль урталарында ук көзге рапс һәм борчак уруга керешергә ниятлиләр. Игенчеләр һава шартларыннан курыкмый: уңыш дымлы булса, сәгатенә 100 тонна ашлык киптерә торган ике куәтле агрегатлары бар. Коры ашлыкны махсус саклау рукавларына тутырачаклар.

Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкчеләр һәм комбайнчылар белән очрашуында болай диде:

— Кайбычка килгәндә, иген басуларына сокланып килдек. Уҗым культураларының уңышы мул булырга охшап тора. Язгы чәчүне үзвакытында үткәрүгә, агротехник чараларны төгәл башкаруга зур көч куелуы күренеп тора. Урак язмышы сезнең кулларда, игенчеләр. Алдыгызда зур тырышлык, шактый чыгымнар тотып үстерелгән уңышны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Мондый техник база, тырыш механизаторлар белән таулар кичерергә була. Авыр, мактаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Иң мөһиме — урып-җыю барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез. Урак чорында хәвеф-хәтәргә юл куелмасын. 

Барлык хуҗалыкларда да булганнан соң, комиссия тикшерүгә йомгак ясады. Нәтиҗәдә, 70 мөмкинлектән 69 балл туплаган «Август-Кайбыч» җәмгыяте — беренче урынга лаек дип табылды. 67 балл туплаган «Туган як-Агро» җәмгыяте — икенче, «Айрат Хәсәнов» крестьян-фермер хуҗалыгы 66 балл белән өченче урында. Район буенча башкарылган эш 67,3 балл белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев