Кайбыч больницасында эшләүче шәфкать туташы - үз эшенең остасы
Ел саен район җитәкчеләре катнашында узучы күмәк җыеннарда халык үзенең теләк-гозерләрен белдерә.
Күзәтеп киләм, ничәнче ел рәттән район больницасының участок шәфкать туташы Ләйсән Зиннәтуллина адресына рәхмәт сүзләре яңгырый. Йөзе белән генә түгел, күңеле белән дә дәвалаучы ак халат иясен күреп сөйләшү нияте белән үзәк больницага юл тоттым.
Тумышы белән Яшел Үзән районының Норлат авылыннан булган Ләйсән Зиннәтуллинаны эш урынында очраттым. Һәрвакыттагыча, елмаюлы йөзе белән каршы алды ул мине. Хәл-әхвәл сорашып алганнан соң:
— Ләйсән, халык сине бик ярата, аның сере нәрсәдә икән соң, — дип сорап куйдым.
— Әти, әниемнән киләдер ул, аларның тәрбиясе дип беләм. Гаиләдә без өч кыз бала үстек. Әти-әниебез барыбызны да кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде. Шуңа кешелеклелек дигән сүзне беренче урынга куеп эшлим дә. Башкача булдыра да алмыйм, менә шундый инде мин. Үзгәрә алмыйм. Мин бит медицина хезмәткәре, Гиппократ антын кабул иткән кеше.
Ләйсән кечкенәдән курчакларын укол кадап «дәвалый» торган була. Шуңа да ул медицина юлын сайлаган. Яшел Үзәндәге медицина көллиятенә юл тоткан.
Кулына шәфкать туташы дипломын тотып, Кайбыч районы больницасына килгән. Ләйсәнне участок табибы янына билгелиләр. Менә өч дистәгә якын инде ул шунда хезмәт куя. Диспансеризация узучыларга кирәкле язуларын тутырып бирә, аларны кабинетларга озатып куя, күңеле киң бит аның. Дару алучыларга рецептлар да язып бирә. Аның эше, тегенең эше дигән гыйбарәне белми ул. Халыкка, авыруларга уңай булсын өчен тырышып чаба.
Тора-бара сөйләшүебез гаилә темасына күчте. Менә 27 ел инде Ләйсән Олы Кайбыч егете, полиция хезмәткәре Илшат белән бик бәхетле яшәп ята. Өч бала үстерәләр. Икесе, укып бетереп, эшкә урнашкан инде. Кечкенә дигәннәре дә тугызынчы классны тәмамлаган.
— Илшат белән дискотекада таныштык һәм кавыштык та. Төп нигезгә килен булып килдем. Кайнатам ун ел үткәч бакыйлыкка күчте, шул ук елда үз әтием дә якты дөньяны ташлап китте. Кайнанам — әниебез белән бергә яшибез, аерылган юк. Дөрес юнәлеш биреп, олы тормыш юлына бастырганнары өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Мөмкинлек булу белән, әни янына кайтабыз, бер сеңлем авылда Норлатта яши.
Халыкның ышанычын яулаган шәфкать иясе Ләйсән Зиннәтуллина район башлыгының һәм баш табибның рәхмәт хатларына лаек булган.
Ак халатын тапламыйча, халык сәламәтлеге сагында торып ышаныч яулаган Ләйсән Зиннәтуллинага хезмәт юлында зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Зөһрә Фәизова,
Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев